Арчада мөхтәсибәт сайлаулары

11 нче октябрь көнне Арча үзәк мәчетендә мөхтәсиб сайлаулары булып үтте , һәм барлык Арча районы имамнары бер тавыштан Раил хәзрәт Гыйляҗевны сайладылар,

Шулай ук җыелышта Баш  казый Җәлил хәзрәт Фазлыев кабат сайланган мөхтәсибкә үзенең хэер фатыйхасын бирде. Килгән кунаклардан Мөфтинең җирлекләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары, "ТР Вакфы" фонды генераль директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, тирә күрше Саба,Әтнә,Теләче,Кукмара мөхтәсибләре катнашты.Сайлаулардан соң корбан итеннән мәҗлес үтте.